Татарстан башкаласында яшәүчеләрне митинглар, концертлар һәм спорт чаралары көтә.
(Казан шәһәре KZN.RU, 5-нче май). Бүген Казанда Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 73 еллыгы уңаеннан митинглар, мәдәният йортларында концертлар һәм спорт чаралары планлаштырылган.
Бәйрәм көне Җиңү көненә багышланган митинглардан башлана. Чаралар 10.00 сәгатьтән Борисково бистәсендә, Мирный бистәсендә обелиск һәм часовня янында, Дан скверында Р.Зорге һәйкәле янында, Ю.Фучик ур., 40 адресы буенча урнашкан һәлак булган диңгезче-подводниклар һәйкәле янында митинглар узачак. 11.00 сәгатьтә Петровский бистәсендә һәйкәл-стелла янында митинг башлана.
Бу көнне шулай ук өч төр ярыш узачак, “Смена” спорт мәктәбе аны Җиңү көненә багышлады. Калейдоскоп паркында “Май вальсы” концертында сугыш чоры җырлары яңгыраячак. Чара 11.00 сәгатьтә башлана.
14.00 сәгатьтә казанлыларны Мирный бистәсе мәдәният йортына “Җиңү һәркемнең йөрәгендә яши” концертына чакыралар. Шул ук вакытта Наратлык паркында “Җиңү йолдызы” флешмобы узачак. Җиңү хакына корбан булганнар истәлегенә флешмобта катнашучылар гигант йолдыз тезәчәкләр. Бәйрәм 18.00 сәгатьтә “Вознесенское” мәдәният йортында концерт белән дәвам итәчәк.