В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
«Водоканал» муниципаль унитар предприятиесе шәһәрлеләрдән су запасы җыеп куюларын сорый.
(Казан шәһәре KZN.RU, 1-нче март). 5-нче мартта Казанның Мәскәү районындагы кайбер йортларда бер тәүлеккә су бетеп торачак.
5-нче мартның 9.00 сәгатеннән 6-нчы мартның 3.00 сәгатенә кадәр түбәндәге адресларда су булмаячак: Блюхер ур., 81, 82, 83, 84, 85, 81а, Серов ур., 3, 5, 11, 13, 15, 17, 19, 3/1, 9, Шамил Усманов ур., 27а (314-нче номерлы балалар бакчасы).
«Водоканал» муниципаль унитар предприятиесе шәһәрлеләрдән су запасы җыеп куюларын сорый. Су тутырылган автоцистерналар халыктан килгән гаризалар нигезендә урнаштырылачак.