Көндез һава температурасы -2-дән +2 градуска кадәр тирбәләчәк.
(Казан шәһәре KZN.RU, 4-нче март). 5-нче мартта Казанда аязучан болытлы һава торышы көтелә, төнлә урыны белән кар явачак. Төнлә һәм иртән аерым районнарда томан булырга мөмкин. Көньяк-көнчыгышка таба күчүче талгын җил булачак. Төнлә һава температурасы минус 3-5 градус булачак, көндез – 0-дән +2 градуска кадәр. Юлларда бозлавык саклана.
Тулаем республика буенча төнлә кар явачак, көндез явым-төшем көтелми. Төнлә һәм иртән аерым районнарда - томан. Төньяк-көнчыгыштан көньяк-көнчыгышка күчүче талгын җил булачак. Төнлә һава температурасы -1-дән -6 градуска кадәр, көндез -2-дән +2 градуска кадәр, дип хәбәр итә ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе.