В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Һава температурасы көндез 19-21 градус җылы булачак.
(Казан шәһәре KZN.RU, 4-нче июль). 5-нче июльдә Казанда алмашынучан болытлы һава көтелә, көндез урыны белән кыска вакытлы яңгыр явачак. Җил көньяк-көнбатыштан, көнбатыштан талгын, урыны белән көчәеп, җилнең тизлеге секундына 18 метрга кадәр җитәргә мөмкин.
Тулаем республика буенча шулай ук болытлы һава көтелә, төнлә явым-төшемсез, көндез һәм кич урыны белән бераз яңгыр, яшен көтелә. Җил көньяк-көнбатыштан, көнбатыштан талгын, урыны белән, көчәйгәндә секундына 18 метрга кадәр тизлектә. Төнлә һава температурасы 8-дән 13 градуска кадәр, көндез – 17-дән 22 градуска кадәр җылы булачак, дип хәбәр итә ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе.