В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Ут Мирный һәм Кукушкино бистәләрендә бетеп торачак.
(Казан шәһәре KZN.RU, 4-нче июнь). 5 һәм 6 июньдә Казанның кайбер йортларында ут булмаячак. Ут бетеп тору электр тапшыру линияләрен (ЛЭП), трансформатор кече станцияләренең электротехник җиһазларын планлы ремонтлау һәм Казан электр челтәрләренең тарату челтәрләренә техник хезмәт күрсәтү белән бәйле, дип хәбәр итә “Сетевая компания” ААҖ.
5 июньдә 8.30 сәгатьтән 17.00 сәгатькә кадәр Идел буе районының Мирный бистәсендә Березники, Красновидово, Мелитополь, Надеждинская ур., 15, Надпойменная, Яңа Дәүләки, Подлесная, Подольск, 1-нче Поперечно-Резвая, 2-нче Поперечно-Резвая, Синицыно урамнарында ут булмаячак.
6 июньдә 8.30 сәгатьтән 17.00 сәгатькә кадәр Идел буе районының Кукушкино бистәсендә Загородная, Кисловодск, Кисловодск тыкрыгы, Кукушкино, Озерная, Оранжерея, Парник, Параллель Кисловодск, Параллельно-Прогонная, Поперечно-Прогонная, Аркылы Кукушкино, Продолжение Кукушкинской, 1-нче, 2-нче Столбище, Теньки, Ослан урамнарында; Южно-Промышленная урамының 1/77а, 1/77б номерлы торак йортларында ут бетеп торачак.