В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Су 6 февраль 6.00 сәгатькә кадәр бетеп торачак.
(Казан шәһәре KZN.RU, 4-нче февраль). 5 февральдә Совет районының Дальний бистәсенең кайбер йортларында яшәүчеләр бер тәүлеккә диярлек сусыз калачаклар. Бу Родина һәм Бохара урамнары киселешендә суүткәргеч тоташтыру эшләре белән бәйле.
5 февральдә 9.00 сәгатьтән 6 февраль 6.00 сәгатькә кадәр Бохара урамының 2-28 номерлы җөп санлы йортлар (4, 4а, 4а к.1, 2; 4в к.1, 2, 3 номерлы йортлардан кала), так санлы 1, 1а, 1 к. 1; 1/1, 3а, 3а к.1, 3а к. 2, 5а номерлы йортлар, Родина ур., 15а һәм 15д номерлы йортларда су булмаячак.
Моннан кала, Крылов, Рылеев, Скрябин, Физкультура, Фонвизин, Фруктовая, Черепичная, Шахтерская урамнарында су бетеп торачак.
Су тутырылган автоцистерналар кабул ителгән гаризалар буенча урнашиырылачак. “Водоканал” МУП шәһәрлеләрне су запасларын алдан кайгыртырга кирәк.