В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Шәһәрдә аязучан болытлы һава көтелә, урыны белән кар, көньяктан талгын җил.
(Казан шәһәре KZN.RU, 4-нче декабрь). Иртәгә, 5 декабрьдә, Казанда бераз кар көтелә, юлларда бозлавык саклана. Шәһәрдә аязучан болытлы һава көтелә, урыны белән кар, көньяктан талгын җил.
Татарстан башкаласында төнлә һава температурасы 6-8 градуска кадәр төшәчәк, көндез 2-4 градуска кадәр күтәреләчәк.
Республиканың бөтен территориясендә кар һәм бозлавык көтелә. Күпчелек районнарда аязучан болытлы һава, көньяктан талгын җил исәчәк. Чәршәмбе көнне термометр баганалары минус 6-11 градуска кадәр төшәчәк, көндез һава температурасы минус 1-6 градустан түбән булачак, дип хәбәр иттеләр ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсендә.