Көндез һава температурасы минус 2-4 градус булачак.
(Казан шәһәре KZN.RU, 4-нче декабрь). 5-нче декабрьдә Казанда синоптиклар аязучан болытлы һава торышы фаразлый, вакыты белән кар явачак. Көньяк-көнбатыштан талгын җил.
Төнлә һава температурасы минус 9-11 градус, көндез – минус 2-4 градус тәшкил итәчәк. Юлларда урыны белән бозлавык сакланачак.
Татарстан буенча шулай ук болытлы һава торышы көтелә, вакыты белән кар явачак, юлларда - бозлавык. Төнлә термометр баганалары минус 7-12 градуска кадәр, аязганда минус 17 градуска кадәр төшәчәк. Көндез һава температурасы нульдән 1-6 градус түбән булачак, дип хәбәр итә ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе.