В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Якындагы тәүлектә явым-төшемнәр көтелми.
(Казан шәһәре KZN.RU, 4-нче август). 5-нче августта Казанда алмашынучан болытлы һава торышы фаразлана, якындагы тәүлектә явым-төшем көтелми. Җил төньяк-көнчыгыштан уртача тизлектә, урыны белән тизлеге секундына 15-18 метрга кадәр көчәергә мөмкин. Төнлә һава температурасы 13-15 градус җылы, көндез +27-дән +29 градуска кадәр булачак.
Гомумән алганда, республикада алмашынучан болытлы һава торышы көтелә, урыны белән кыска вакытлы яңгыр явачак. Җил төньяк-көнчыгыш уртача тизлектә, урыны белән көчәеп, тизлеге секундына 15-18 метрга кадәр җитәчәк. Төнлә һава температурасы +11-дән +16 градуска кадәр, көндез +25-тән +30 градуска кадәр булачак, дип хәбәр итә ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе.