В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Экоактивистлар “Велоигелек” акциясе өчен иске велосипедлар да кабул итәчәкләр.
(Казан шәһәре KZN.RU, 27-нче июль). 5 августта икенчел чимал һәм кием кабул итү мобиль пункты чираттагы тапкыр Казан урамнарына чыга. Мобиль пункт 10.15 сәгатьтән 18.00 сәгатькә кадәр шәһәрнең барлык районнарында да була. Шәһәрлеләр эшкәртергә яраклы чүп, кием, таушалган әйберләрне икенче тапкыр куллану мөмкинлеге булдыру өчен тапшырып, проектка булышлык итә ала.
Автомобиль түбәндәге адреслар буенча торачак:
10.15-11.00 – Киров районы (Петров паркы);
11.30-12.00 – Мәскәү районы (Урицкий паркы);
12.15-13.00 – Авиатөзелеш районы (“Крылья Советов” паркы);
13.30-14.00 – Яңа Савин районы (Җиңү паркы);
14.20-15.00 – Вахитов районы (Лядов бакчасы);
16.20-17.00 – Совет районы (Казан ипподромы, Камалиев проспекты ягыннан);
17.30-18.00 – Идел буе районы (Дан скверы).
Казанлылар түбәндәгеләрне тапшыра ала: макулатура (коробка, китаплар, журналлар, газеталар һ.б.); төбендә өчпочмак эчендә “1”, “2”, “4”, “5” маркировкалы шешәләр, полиэтилен пакетлар – алар барысы да юылган булырга тиеш, бәяләрен, этикеткаларын алырга кирәк.
Шулай ук “Велоигелек” акциясе өчен иске велосипедлар да кабул ителәчәк. Моннан кала, пластик уенчыклар, дой-пак төргәкләре, эчемлекләрдән калган пластик торбачыклар, ноутбуклар аккумуляторлары, вак көнкүреш техникасы, дивар сәгатьләре, полипропилен ак капчыклар, пластик шешәләр капкачлары да кабул ителәчәк.
Сайтта калдыкларны тапшыру өчен әзерләү кагыйдәләрен алдан өйрәнергә һәм мобиль пунктның тукталыш урыннарын карарга мөмкин.