Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
03.08.2018, 09:30

5 августта икенчел чимал җыю мобиль пункты чираттагы тапкыр Казан урамнарына чыга

Бу юлы шәһәрлеләр катыргы тартмалар һәм соса букчалар тапшыра алачаклар.

(Казан шәһәре KZN.RU, 3-нче август). Киләсе якшәмбе, 5 августта, икенчел чимал һәм кием кабул итү мобиль пункты чираттагы тапкыр Казан урамнарына чыга. Бу юлы шәһәрлеләр катыргы тартмалар һәм соса (“челночный”) букчалар тапшыра алачаклар.

Мобиль пункт түбәндәге адреслар буенча торачак:

10.15-11.00 – Киров районы (Петров паркы);

11.30-12.00 – Мәскәү районы (Урицкий паркы);

12.15-13.00 – Авиатөзелеш районы (“Крылья Советов” паркы);

13.30-14.00 – Яңа Савин районы (Җиңү паркы);

14.20-15.00 – Вахитов районы (Лядов бакчасы);

16.20-17.00 – Совет районы (Казан ипподромы, Камалиев проспекты ягыннан);

17.30-18.00 – Идел буе районы (Дан скверы).

Искәртергә кирәк, теләүчеләр, гадәттәгечә, макулатура (тартмалар, китаплар, журналлар, газеталар һ.б.); төбендә өчпочмак эчендә “1”, “2”, “4”, “5” маркировкалы пластик шешәләр, контейнерлар һ.б. (алар чиста һәм юкартылган булырга тиеш); CD-дисклар һәм аларның тартмалары; чиста һәм яхшы хәлдә сакланган киемнәр; чиста чүпрәк-чапрак (киҗе-мамыкны синтетикадан аерырга кирәк); пластик уенчыклар тапшыра алалар.

Шулай ук “Велоигелек” акциясе өчен иске велосипедлар да кабул ителәчәк. Моннан кала, пластик уенчыклар, дой-пак төргәкләре, эчемлекләрдән калган пластик торбачыклар, ноутбуклар аккумуляторлары, вак көнкүреш техникасы, дивар сәгатьләре, полипропилен ак капчыклар, пластик шешәләр капкачлары да кабул ителәчәк.

Экоактивистлар бу юлы катыргы тартмалар һәм соса (“челночный”) букчалар кабул итәчәкләр. Алар мобиль пунктта әйберләү саклау өчен файдаланылачак. Тартмаларны сүтәргә кирәк түгел, букчалар чиста булырга тиеш, аларның зурлыгы мөһим түгел, молниясе эшләми торган булса да ярый.

Искәртергә кирәк, сайтта калдыкларны тапшыру өчен әзерләү кагыйдәләрен алдан өйрәнергә һәм мобиль пунктның тукталыш урыннарын карарга мөмкин.

Барлык яңалыклар