В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Ут берничә сәгатькә бетереләчәк.
(Казан шәһәре KZN.RU, 4-нче апрель). Иртәгә, 5-нче апрель көнне, Казанның Вахитов, Идел буе һәм Совет районнарында электр утын вакытлыча туктатып торачаклар.
Шулай итеп, 8.00 сәгатьтән 17.00 сәгатькә кадәр Вахитов районында түбәндәге адреслар буенча ут булмаячак: Сул як Болак ур., 46, Мәскәү ур., 53, Островский ур., 53, Петербург ур., 30, 32/13, Пушкин ур., 3;
9.00 сәгатьтән 17.00 сәгатькә кадәр электр уты түбәндәге адреслар буенча сүндереләчәк: Подгорная ур., 15, Хоровод ур., 1-нче номерлы йорттан 46-нчы йортка кадәр.
8.00 сәгатьтән 17.00 сәгатькә кадәр Идел буе районының Салмачы бистәсендәге урамнарда ут булмаячак: 2-нче Центральная, 3-нче Зеленая, 4-нче Зеленая, Абдулла Алиш, Әтнә, Камышлы, Малая, Мир, Молодежная, Мәңгелек, Новая, Овражная, Солнечная, Тигез, Тукай, Центральная, Юбилей;
шул ук вакытта түбәндәге адреслар буенча ут булмаячак: Крутовка ур., 8, Тихорецк ур., 2а, 12, 21.
9.00 сәгатьтән 18.00 сәгатькә кадәр Совет районындагы түбәндәге адреслар буенча ут бетәчәк: Николай Ершов ур., 55в, 55е, 57, 65, Мир ур., 30а, 31, 33, 35а, 37, 41, Новаторлар ур., 6, Парк ур., 5, 7, 11, 13, 15;
Әки бистәсендәге урамнар буенча: Волков, Калиновая, Овражная, Садовая, Сосновая, Транспорт;
Дальний бистәсендәге урамнар буенча: Бохара, Физкультура һәм Скрябин урамындагы 6-нчы номерлы йортта;
Константиновка бистәсендә урамнар буенча: 3-нче Кленовая ур., 21, 23а, Заречная ур., 1а;
8.00 сәгатьтән 17.00 сәгатькә кадәр Вознесение бистәсе урамындагы йортларда ут булмаячак: Вишневая, Грачиная, Дуслар, Жаворонковая, Заречная, Кама, Карлыгач, Нардуган, Радужная урамнары, Старательный тыкрыгы, Тузганак, Туманная, Центральная, Черемуховая, Шмелиная урамнары.
Ут бетеп тору электр тапшыру линияләрен (ЛЭП), трансформатор кече станцияләренең электротехник җиһазларын планлы ремонтлау һәм Казан электр челтәрләренең тарату челтәрләренә техник хезмәт күрсәтү белән бәйле, дип хәбәр итә «Сетевая компания» ачык акционерлык җәмгыяте.