Киров, Идел буе һәм Совет районнарында яшәүчеләр вакытлыча утсыз калачак.
(Казан шәһәре KZN.RU, 4-нче апрель). 5 апрельдә Киров, Идел буе һәм Совет районнарында урнашкан йортларда ут булмаячак.
8.30 сәгатьтән 17.00 сәгатькә кадәр Киров районында түбәндәге адреслар буенча ут бетеп торачак: Декабристлар ур., 1б, Красносельская ур., 9-34.
9.00 сәгатьтән 17.00 сәгатькә кадәр Идел буе районының шәхси секторында Акчулпан, Механиклар, Үрмәле тыкрыгы, 2а, Бердәмлек, Карагач, Строитель урамнары һәм Габишев ур., 11, 17 адреслары буенча ут булмаячак.
9.00 сәгатьтән 18.00 сәгатькә кадәр Совет районының Яңа Сосновка бистәсендә түбәндәге адреслар буенча ут бетеп торачак: Вишневая ур., 1-19, 2- 20, 123-129, Лесная ур., 8а, 9а, 10а, 11а, 12а, 13а, 14а, 16а, 17а, 17б, Сливовая ур., 1-17, 2-28, Спорт ур., 1-29, 2-24; Константиновка бистәсендә: Бирюсовая ур., 1а, 1б, 1в 1г, Привольная ур., 2-6, Совет ур., 65-81.
Вакытлыча китерелгән уңайсызлыклар электр тапшыру линияләрен (ЛЭП), трансформатор кече станцияләренең электротехник җиһазларын планлы ремонтлау һәм Казан электр челтәрләренең тарату челтәрләренә техник хезмәт күрсәтү белән бәйле.