Заявка кампаниясе башланды инде, ул 27 нче июньгә кадәр дәвам итәчәк.
Фото: Денис Гордийко
Заявка кампаниясе 27 нче июньгә кадәр дәвам итәчәк һәм берничә этапта узачак, шуларның берсе – сылтама буенча анкетаны тутыру, дип хәбәр итә ТР Яшьләр министрлыгы матбугат хезмәте. Гаризаны рәсмиләштерүгә карата таләпләрнең тулы исемлеге белән конкурс турындагы нигезләмәдә танышырга мөмкин.
Конкурста 18 яшьтән 35 яшькә кадәрге, Татарстанда яшәүче һәм эшләүче яшьләр катнаша ала. Яшьләр сәясәте, мәгариф һәм яшьләрне тәрбияләү өлкәсендә казанышлар булу мәҗбүри шарт булып тора. Гаризалар башкарма комитетларның, ведомство карамагындагы учреждениеләр һәм оешмаларның яшь хезмәткәрләре, студентлар һәм яшьләр үзидарәсе органнары активистлары, яшь галимнәр һәм укытучылар, шулай ук сәнәгать предприятиеләрендә һәм башка оешмаларда, шул исәптән дәүләтнеке булмаган оешмаларда яшьләр белән эшләүче җаваплы хезмәткәрләрдән кабул ителә.
Конкурс жюрие 49 җиңүчене билгеләячәк. Алар ташламалы шартларда торак сатып ала алачак: ипотека буенча ставка еллык 7% тәшкил итәчәк, срогы – 28,5 ел, беренчел кертем – 10%.
Өстәмә мәгълүматны ТР Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министрлыгының Telegram-каналыннан #ЖильеМолодымРТ хэштегы буенча һәм конкурсның «Вконтакте»дагы төркеменнән алырга мөмкин.
Конкурс «Татарстан Республикасы Студентлар лигасы» төбәк яшьләр