В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Катнаш юл машиналары, трактор щеткалары һәм башка техника кулланыла.
Фото: Казан шәһәре KZN.RU
(Казан шәһәре KZN.RU, 14-нче декабрь). Бүген көндез Казанда урамнарны кардан чистартуга 483 юл эшчесе һәм 227 берәмлек махсус техника, шул исәптән 62 катнаш юл машинасы, 54 трактор щеткасы, 48 үзбушаткыч, 30 фронталь төягеч, 22 «Барсик» минитөягече һәм башка техника чыкты.
Кар чыгару Авангард, Адоратский, Әмирхан, Беломорск, Бигичев, Вишневский, Воровский, Восстание, Галактионов, Академик Губкин, Гудованцев, Давыдов, Декабристлар, Ершов, Профессор Камай, Карл Маркс, Каюм Насыйри, Миславский, Модель, Новаторлар, Профессор Нужин, Академик Парин, Столбов, Танк, Тинчурин, Толбухин, Сибгат Хәким, Чистай, Маршал Чуйков, Яруллин урамнары участокларыннан, шулай ук Әмәт магистраленнән, Ибраһимов, Универсиада проспектларыннан һәм Оренбург трактыннан башкарылачак дип хәбәр итә Казан шәһәренең Тышкы төзекләндерү комитеты.
Исегезгә төшерәбез, Казанда кар чыгару буенча кайнар линияләр эшли. KZN.RU порталында урнаштырылган район администрацияләре телефоннары буенча да, «Ачык Казан» сервисы аша да мөрәҗәгать итәргә мөмкин. Рөхсәтсез кар ташлау фактлары турында ТР Экология министрлыгына хәбәр итәргә мөмкин.