Авыручыларның 19-ы Казанда яши.
Фото: Марат Мугинов
(Казан шәһәре KZN.RU, 20-нче март). Татарстанда СОVID-19 авыруының 48 яңа очрагы теркәлгән, барысы да контактлы. 24 кеше хастаханәгә озатылган, шул кадәр үк кеше өйләрендә дәвалана.
19 кеше – Казанда, 13 кеше – Яр Чаллыда, өчәр кеше – Әлмәт һәм Менделеевск районнарында, 2 кеше – Яшел Үзән районында, берәр кеше – Бөгелмә, Югары Ослан, Биектау, Кама Тамагы, Түбән Кама, Питрәч, Тукай һәм Ютазы районнарында яши.
20-нче мартка булган мәгълүматларга караганда, Татарстанда COVID-19 авыруының 18 мең 975 очрагы теркәлгән. Бөтен пандемия чорында 15 мең 769 кеше сәламәтләнгән, шул исәптән 57 – узган тәүлектә.
Коронавируска каршы 111 мең 869 кеше прививка ясаткан, шуларның 69 мең 422-се икенче дозаны алган.
Федераль оператив штаб мәгълүматлары буенча, Россиядә тәүлеккә короновирус белән авыруның 9632 яңа очрагы ачыкланган. Барлыгы илдә 4 млн 447 мең 570 кеше авырган, 4 млн 60 мең 652 кеше сәламәтләнгән, 94 мең 659 кеше үлгән.