Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
22.06.2022, 18:27

Казанда яшәүче 46 яшьлек хатын-кыз мошенникларның «куркынычсыз счетлар»ына 300 мең сумнан артык акча күчергән

Аферистлар үзләрен хокук саклау органнары һәм Россия Үзәк банкы хезмәткәрләре дип таныштырган.

Фото: Казан шәһәре KZN.RU

(Казан шәһәре KZN.RU, 22 нче июнь). Казанда 46 яшьлек хатын-кыз мошенниклар корбаны була. Җинаятьчеләргә ышанып, ул «куркынычсыз счет»ларга 300 мең сумнан артык акча күчергән.

10 нчы июньдә зыян күрүченең телефонына чит кеше шалтырата һәм үзен хокук саклау органнары хезмәткәре дип таныштыра. Аферист үзен янәсе хатынның бертуганының улы дип атаучы билгесез кешенең фамилиясен һәм инициалларын атый һәм ул ышаныч кәгазе ярдәмендә аның исеменә кредит рәсмиләштерергә омтыла, дип хәбәр итә. Мошенник хатын-кызга килеп, хәлләрне ачыкларга киңәш итә. Зыян күрүче эш көненә сылтап, баш тарта.

Бераздан аңа тагын шалтыраталар. Бу юлы ят хатын үзен РФ Үзәк банкы хезмәткәре дип таныштыра. Ул мошенник рәсмиләштерергә өлгергән кредитларны юкка чыгару өчен, ханым офисларына барырга тиешле банкларның исемнәрен саный. Җинаятьче кыз кредит заявкаларын кире кагу өчен зыян күрүчегә төрле суммаларга кредитлар рәсмиләштерергә һәм алынган акчаларны «куркынычсыз счет»ларга күчерергә кирәк, дип сөйли. Барлык күрсәтмәләрне үтәп, хатын-кыз 300 мең сумнан артык акча күчергән. Соңыннан зыян күрүче барысы турында танышына сөйләгән һәм мошенниклар корбаны булуын аңлаган.

Хәзерге вакытта «Зареченский» полиция бүлегендә РФ Җинаять кодексының 159 нчы маддәсенең 3 нче бүлеге тарафыннан каралган «Мошенниклык» җинаять билгеләре буенча җинаять эше кузгатылган, дип хәбәр иттеләр Россия Эчке эшләр министрлыгының Казан буенча идарәсе матбугат хезмәтендә.

Мошенниклык очраклары ешаю сәбәпле, Россия Эчке эшләр министрлыгы халыкны игътибарлы булырга чакыра. Телефоныгызга шалтыратып туганнарыгыз турында мәгълүмат җиткерүче билгесез затларга ышанырга ашыкмагыз.

Шулай ук банк картасыннан акча урлау очракларын булдырмас өчен, счетның торышы турында хәбәр итә алган бердәнбер оешма – ул аңа хезмәт күрсәтүче банк икәнен истә тотарга кирәк.

Әгәр карта белән ниндидер операцияләр үткәрелә дигән шик булса, әгәр аны блокировкалау турында СМС-хәбәр килсә, кичекмәстән банкка мөрәҗәгать итәргә кирәк. Банкның клиент хезмәте телефоны, гадәттә, картаның икенче ягында күрсәтелә.  СМС-хәбәрдә күрсәтелгән номерларга шалтыратып, хәбәр юлларга кирәкми, моның өчен өстәмә түләү алынырга мөмкин.

Барлык яңалыклар