Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
27.07.2020, 13:31

46 Казан үзмәшгуле муниципалитеттан гомуми суммасы 4,5 млн сумнан артык булган грантлар алачак

Денис Калинкин үзмәшгульләр өчен грантлар буенча барлык вәгъдәләр тулысынча үтәләчәк, дип ышандырды.

(Казан шәһәре KZN.RU, 27-нче июль, Алена Мирошниченко). 46 Казан үзмәшгуле якын араларда 4,5 млн сумлык грант ярдәме алачак. Алар Казан Мэры Илсур Метшин кушуы буенча оештырылган шәһәр бәйгесенең беренче этабында җиңүче булды. Конкурсның ике этабы нәтиҗәләре буенча, 100-гә кадәр Казан үзмәшгульләре финанс ярдәме алачак, дип планлаштырыла. Килеп туган икътисади вәзгыятькә карамастан, грантлар буенча барлык вәгъдәләр дә тулысынча үтәләчәк, дип ассызыклады бүген аппарат киңәшмәсендә Казан Башкарма комитеты җитәкчесе Денис Калинкин.

Грант ярдәме алуга конкурс ике этапта үткәрелде. Беренчесе 4-нче июньдә, икенчесе - 11-нче июньдә старт алды. Конкурста Казан территориясендә 3 айдан да ким булмаган вакыт үзмәшгульләр буларак теркәлгән һәм һөнәри керемгә кимендә 5 мең сум салым түләгән эшмәкәрләр катнаша алган. Шулай ук алар шәхси эшмәкәрләр, банкротлар булырга тиеш түгел һәм аларның салым бурычлары булмаска тиеш.

Беренче этапта гаризалар кабул итү 3-нче июльдә төгәлләнде. Икътисади үсеш комитеты рәисе Артур Вәлиәхмәтов конкурс таләпләренә 54 гариза җавап бирүе турында сөйләде. Ул аңлатканча, конкурс комиссиясенә республиканың башка муниципалитетларыннан һәм күрше төбәкләрдән үзмәшгульләр мөрәҗәгать иткән, әмма аларның гаризалары кире кагылган. Моннан тыш, конкурста 7 катнашучы тикшерү узмаган, алар тиешле шартларны үтәмәгән.

«Барлык белдерүчеләрнең өчтән бере махсус салым режимыннан әлеге экспериментның башыннан ук диярлек куллана. Республикада ул 2019 елның 1-нче гыйнварында старт алды. Катнашучылар арасында иң зур стажга узган елның 5-нче гыйнварында үзмәшгульлек сыйфатында теркәлгән веб-дизайнер Юлия Прилуцкая ия. Шулай итеп, конкурста күптәннән эшли, үз эшчәнлекләре белән мавыгып шөгыльләнә һәм үсәргә тели торган үзмәшгульләр катнаша», - дип ассызыклады спикер.

Аның сүзләренчә,гариза биргән эшкуарлар икътисадның барлык өлкәләрендә диярлек тәкъдим ителгән. Барлык гаризаларның биштән бер өлеше - мәдәният өлкәсе вәкилләреннән (видеооператорлар, фотографлар, тавыш режиссерлары, артистлар), техник өлкәгә (автотехник экспертиза, геодезистлар, архитекторлар) һәм хезмәт күрсәтүләр өлкәсенә (репетиторлар, бухгалтерлар, бизнес-тренерлар) шундый ук өлеш туры килә.

Беренче этап нәтиҗәләре буенча 46 җиңүче билгеләнде. Аларның һәркайсы өчен грант ярдәме күләме 100 мең сумга кадәр тәшкил итә, ә бүлеп бирелгән акчаларның гомуми күләме - 4,5 млн сумнан артык. Эшмәкәрләр грантларын һөнәри үсеш белән бәйле төрле максатларга юнәлдерергә мөмкин, нигездә, бу матди-техник базаны яңарту, үсеш һәм квалификация күтәрү.

А.Вәлиәхмәтов конкурста катнашучыларның 11-е алган акчаларны үзүсешкә һәм белем алуга юнәлдерергә планлаштырулары турында сөйләде. Мисал өчен, Андрей Пунегов күн эшләнмәләр әзерләү белән шөгыльләнә, лазер станогы сатып алуга 100 мең сум алачак. Бу аңа күнгә һәм агачка бизәк төшерү белән мөстәкыйль шөгыльләнергә, махсус оешмага мөрәҗәгать итмәскә мөмкинлек бирәчәк. Спектакльләр һәм иҗади кичәләр өчен видеодекорацияләр булдыручы үзмәшгуль Адель Нуреев өч үлчәмле график визуаль эффектларны камилләштерү өчен 100 мең сумга заманча ноутбук сатып алырга планлаштыра. Илнур Кашапов алынган акчаларны сәнәгый озонатор сатып алуга юнәлдерергә планлаштыра, шуның нәтиҗәсендә биналарны эшкәртү тизлеге һәм мәйданы артачак. Ә видеооператор Роман Лузянин 100 мең сумлык грант ярдәмендә объектив һәм стабилизаторларны яңарта һәм шуның белән үз видеороликларының сыйфатын күтәрә алачак.

«Конкурсның 46 җиңүчесе бюджетка 2 млн сумга якын салым түләгән. 2019 ел нәтиҗәләре буенча, 2,2 млн сумга якын акча эшләп, керемнәр буенча максималь планкага якынлашучылар да бар. Шул ук вакытта алар бюджетка 130 мең сумнан артык акча түләгәннәр», - дип билгеләп үтте Икътисади үсеш комитеты рәисе.

А.Вәлиәхмәтов якын арада беренче этапның барлык җиңүчеләре белән килешүләр төзеләчәген әйтте, алар нигезендә җиңүчеләр счетларына акча күчерәчәкләр. Конкурсның беренче этабында җиңүчеләрнең исемнәре һәм грантлар күләме урын алган конкурс комиссиясе беркетмәсе kzn.ru порталында урнаштырылган. Бу атнада конкурсның икенче этабына йомгак ясалачак, беркетмә шулай ук сайтта урнаштырылачак.

«Бизнесны үстерүгә грантлар рәвешендәге өстәмә акчалар алу - ул һәрвакыт әйбәт, ә пандемия һәм икътисади кризис шартларында бу реаль ярдәм, - дип билгеләде Казан Башкарма комитеты җитәкчесе Денис Калинкин. - Зуррак бизнеска караганда, үзмәшгульләрнең мөмкинлекләре күпкә азрак булуын аңлыйбыз. Бу хакта гаризаларның казанлылардан гына түгел, башка шәһәрләрдә һәм төбәкләрдә яшәүчеләрдән дә килә башлау факты сөйли». Д.Калинкин грантлар акчаларын алучыларга оператив рәвештә җиткерергә кушты.

«Моның белән ярдәм тәмамланмый. Тиздән конкурсның икенче этабы тәмамланачак һәм грантлар алучыларны сайлаячаклар. Алдан планлаштырылганча, 100 үзмәшгульгә ярдәм итәргә омтылачакбыз. Бюджет чыгымнарын кысарга мәҗбүр булуга карамастан, грантлар буенча барлык вәгъдәләрне без тулысынча үтәячәкбез, - дип ышандырды Д.Калинкин.

Искәртеп узабыз, бүгенге көндә Казанда 24 меңгә якын үзмәшгуль хезмәт куя. Соңгы ярты елда бу статусны 6 меңнән артык казанлы алган. Ярдәм итү буенча федераль чаралар кысаларында аларның барысы да МРОТ күләмендә салым капиталы ала алган, ә аларның 7740-ы элегрәк 2019 елда түләнгән 62,5 млн сумнан артык суммага салымны кире кайтарган.

Фоторепортаж
Эшлекле дүшәмбе, 27.07.2020
Видеорепортаж
27.07.2020 11:54
Якын арада Казанның 46 үзмәшгуле 4,5 млн сумлык грантлар алачак
Барлык яңалыклар