В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Казан юлларында тәүлек эчендә 90 тонна бозлавыкка каршы материал кулланылган.
(Казан шәһәре KZN.RU, 15-нче гыйнвар). Узган тәүлектә Казан урамнарыннан 6,7 мең тоннадан артык кар чыгарылган. Шәһәрне җыештыруга 506 юл эшчесе һәм 667 махсус техника, шул исәптән 147 катнаш юл машинасы, 18 кар төягеч, 150 трактор щеткасы, 23 грейдер, 91 фронталь төягеч, 55 «Барсик» кече төягече, 168 үзбушаткыч һәм башка төр техника җәлеп ителде.
Казан юлларында тәүлек эчендә 90 тонна бозлавыкка каршы материал кулланылган.
Бүген көндез урамнарны җыештыруга 459 юл эшчесе һәм 313 махсус техника чыгачак, дип хәбәр итә Тышкы төзекләндерү комитеты.
Карны түбәндәге урамнарның участокларыннан чыгарачаклар: 2-нче Тура, Аграр, Айдаров, Астрономия, Әхтәмов, Батурин, Бауман, Беломорск, Большая Красная, Вербная, Габишев, Галиев, Давыдов, Даурия, Дружба, Николай Ершов, Заречная, Заря, Кадыш, Калинин, Карбышев, Космонавтлар, Кремль, Сул як Болак, Литвинов, Мариуполь, Минск, Павлов, Песочная, Петербург, Пионер, Попов, Правда, Уң як Болак, Татарстан, Ударная, шулай ук Меңьеллык мәйданы, Себер тыкрыгы һәм башкалар территорияләрдән.