Профилактик рейдлар барышында 16 контроль ноктада күчмә составның 653 берәмлеген тикшерделәр.
Фото: kazantransport.ru
(Казан шәһәре KZN.RU, 4-нче март). Казанның җәмәгать транспортында битлексез 458 пассажир ачыкланган. Профилактик рейдлар кичә автобусларда, трамвайларда, троллейбусларда һәм метро станцияләрендә узды.
Барлыгы 16 контроль ноктада хәрәкәт составының 653 берәмлеге тикшерелде. Кисәтү ясаганнан соң, шәхси саклану чараларыннан башка булган барлык пассажирлар да битлек кигән.
Тикшерүне Транспорт комитеты хезмәткәрләре, Пассажирлар ташуны оештыручы муниципаль казна учреждениесенең контроль-ревизорлык хезмәте һәм транспорт предприятиеләренең контроль-ревизорлык хезмәтләре үткәрде.
Профилактик рейдлар дәвам итә, дип хәбәр ителә шәһәрнең транспорт сайтында.