Зарарланган 16 кеше Казанда яши.
Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 9-нчы июль). Татарстанда СОVID-19 авыруының 45 яңа очрагы теркәлгән, шуларның 4-се читтән кайтучыларда, калганнары – контактлы. 23 кеше хастаханәгә озатылган, 22 кеше өйләрендә дәвалана.
Авыручылар арасында 16 кеше Казанда яши, 11 кеше – Яр Чаллыда, 3 кеше – Бөгелмә һәм Түбән Кама районнарында, икешәр кеше – Азнакай, Аксубай һәм Лениногорск районнарында, берәр кеше – Актаныш, Әлки, Әтнә, Зәй, Лаеш, Питрәч районнарында.
9-нчы июльгә Татарстанда 22 мең 806 COVID-19 авыруы теркәлгән. Пандемиянең бөтен чорында 20 мең 417 кеше сәламәтләнгән, шул исәптән 25 – узган тәүлектә.
Республикада 639 мең 175 кеше вакцина ясаткан (тәүлеккә үсеш –18 мең 30 кеше), шуларның 422 мең 944-е икенче прививканы алган дип хәбәр итә ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте.
Федераль оператив штаб мәгълүматы буенча, Россиядә тәүлек эчендә 25 мең 766 яңа авыру очрагы теркәлгән. Барлыгы илдә 5 млн 733 мең 218 кеше авырган, 5 млн 165 мең 87 кеше сәламәтләнгән, 141 мең 501 кеше үлгән.