В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Көндез Казан урамнарын кардан чистартуда 262 берәмлек махсус техника катнашачак.
Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU 23-нче ноябрь). Бүген көндез Казанда урамнарны кардан чистартырга 446 юл эшчесе һәм 262 берәмлек махсус техника чыгачак, шул исәптән 50 катнаш юл машинасы, 67 трактор щеткасы, 57 үзбушаткыч, 39 фронталь төягеч, 33 «Барсик» минитөягече һәм башка техника.
Узган төндә шәһәр юлларын җыештыруга 244 берәмлек махсус техника һәм 52 юл эшчесен җәлеп итү планлаштырылган иде.
Кайбер урамнарда кар чыгарылачак, шулай ук, катнаш юл машиналары һәм трактор щеткалары кулланып, бозлавыкка каршы материал сибү һәм себерү эшләре башкарылачак, дип хәбәр иттеләр Казан Башкарма комитетының Тышкы төзекләндерү комитетында.