Шәһәрлеләр кар чистарту мәсьәләләре буенча кайнар линия номерлары буенча мөрәҗәгать итә ала.
Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 24 нче гыйнвар). Бүген төнлә Казан урамнарын кардан чистартырга 62 юл эшчесе һәм 442 берәмлек махсус техника, шул исәптән 83 катнаш юл машинасы, 68 трактор щеткасы, 168 үзбушаткыч, 67 фронталь төягеч, 18 «Барсик» минитөягече һәм башкалар чыгачак.
Кар 8 Март, Әмирхан, Астрономия, Батурин, Бауман, Беломорск, Большая Красная, Бондаренко, Бутлеров, Воровский, Восстание, Гаврилов, Таҗи Гыйззәт, Горький, Девятаев, Декабристлар, Җәлил, Дзержинский, Ершов, Жуковский, Зеленая, Зорге, Иовлев, Карбышев, Кремль, Коләхмәтов, Курчатов, Лаврентьев, Мәсгут Латыйпов, Ломжа, Михаил Миль, Мөштәри, Нариманов, Начальная, Нигъмәтуллин, Новосельская, Попов, Солдат, Товарищеская, Толстой, Усманов, Сибгат Хәким, Клара Цеткин, Челюскин, Чернышевский, Чистай, Чуйков урамнарыннан, шулай ук Ибраһимов, Җиңү, Ямашев проспектларыннан, Оренбург тракты һәм башка участоклардан чыгарылачак.
Кайбер участокларда катнаш юл машиналарын һәм трактор щеткаларын кулланып сибү һәм себерү эшләре башкарылачак, дип хәбәр иттеләр шәһәрнең Тышкы төзекләндерү комитетында.
Юл хезмәтләре казанлылардан үзләренең автомобильләрен юл читендә калдырмауларын сорый, алар махсус техника эшенә комачауларга мөмкин.
Исегезгә төшерәбез, шәһәрдә кар чистарту буенча кайнар линияләр эшли. Район администрацияләренә дә, «Ачык Казан» сервисы аша да мөрәҗәгать итәргә мөмкин.