15 зарарланган кеше Казанда яши.
Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 3-нче июль). Татарстанда 43 яңа СОVID-19 авыруы теркәлгән, шуларның 6-сы читтән кайтарылган, калганнары контактлы. 22 кеше хастаханәгә озатылган, 21-е өйдә дәвалана.
Авыручылар арасында 15 кеше – Казанда, 13 кеше – Яр Чаллыда, 3 кеше – Тукай районында, 2 кеше – Югары Ослан һәм Зәй районнарында, берәр кеше – Азнакай, Бөгелмә, Чүпрәле, Лениногорск, Мамадыш, Түбән Кама, Спас һәм Ютазы районнарында яши.
3-нче июльгә Татарстанда 22 мең 558 COVID-19 авыруын йоктыру теркәлгән. Пандемиянең бөтен чорында 20 мең 297 кеше сәламәтләнде, шул исәптән 28 – узган тәүлектә.
Республикада 573 мең 474 кеше вакцинацияләнгән, шул исәптән соңгы тәүлектә – 13 мең 101. Шуның 392 мең 987-се икенче доза вакцина алган.
Федераль оператив штаб мәгълүматы буенча, Россиядә тәүлеккә 24 мең 439 яңа авыру очрагы теркәлгән. Илдә 5 млн 585 мең 799 кеше авырган, 5 млн 53 мең 417 кеше сәламәтләнгән, 137 мең 262 кеше үлгән.