Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
08.09.2020, 14:51

Казандагы 42 яшьлек ханым мошенникларга 150 мең сум күчергән

Хокук саклау органнары хезмәткәрләре җинаятьне тикшерә.

(Казан шәһәре KZN.RU, 8-нче сентябрь). Казанда яшәүче 42 яшьлек хатын, инвалид коляскасын сатарга теләп, мошенникларга 150 мең сум күчергән. Зыян күрүче мөрәҗәгать иткән «Юдино» полиция бүлегендә «Караклык» маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган. Хокук саклау органнары хезмәткәрләре җинаятьне тикшерә.

Хатын-кыз полицейскийларга инвалид колясканы 3 мең сумга сату турындагы мәгълүматны бушлай белдерүләр сайтында урнаштыруы турында сөйләгән. Аңа билгесез ир-ат шалтырата һәм үз әбисе өчен товар алырга теләве турында хәбәр итә. Аның сүзләренчә, ул үзе Мәскәү астында яши, шуңа күрә коляска артыннан курьер киләчәк. Ханым риза булган һәм акча күчерүне сораган. Билгесез кеше, үз чиратында, аның банкомат янына килүен сораган.

Казанда яшәүче ханым якындагы сәүдә үзәгендә үз картасыннан 75 мең сум алган, шуннан соң аларны ир-ат таләп иткән абонент номерына күчергән. Аннары ул икенче банк картасыннан 30 мең сум һәм өченчесеннән 45 мең сум алган. Аларны шулай ук билгесез кеше язган номерга күчергән. Барлык үткәрелгән транзакцияләрдән соң ир-ат мобиль телефонын сүндерә һәм «недоступен»га әйләнә. Шул рәвешле, хатын билгесез кешегә 150 мең сум күчергән.

Полиция хезмәткәрләре абонент номерларының Әстерхан өлкәсендә теркәлгән булуын ачыклаган, дип хәбәр итә Россия Эчке эшләр министрлыгының Казан буенча идарәсе матбугат хезмәте. Әлеге факт буенча «Караклык» маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган. Полиция килеп чыккан хәлнең барлык шартларын ачыклый.

Россия Эчке эшләр министрлыгының Казан буенча идарәсе халыкка таныш булмаган кешеләрдән килгән бөтен мәгълүматны яңадан тикшерергә киңәш итә. Таныш булмаган кешеләргә үзләренең банк карталары һәм счетлары турында мәгълүмат бирергә, билгесез счетларга акча күчерергә ярамый. Караклар хәйләсенә эләккән очракта кичекмәстән полициягә «02» яки «112» телефоннары буенча мөрәҗәгать итүләрен сорыйлар.
Барлык яңалыклар