Казанлылардан шәхси транспортларын юл кырыйларында калдырмауларын сорыйлар.
Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 16 нчы февраль). Бүген төнлә Казан урамнарын кардан чистартырга 220 юл эшчесе һәм 415 берәмлек махсус техника чыгачак, шул исәптән 68 катнаш юл машинасы, 55 трактор щеткасы, 170 үзбушаткыч, 66 фронталь төягеч, 14 «Барсик» минитөягече һәм башка техника.
Кар Әмирхан, Бауман, Бертуган Петряевлар, Гарифьянов, Гвардия, Голубятников, Декабристлар, Зинин, Исхакый, Камал, Каспий, Королев, Короленко, Гадел Кутуй, Сул як Болак, Лушников, Маяковский, Мир, Нариманов, Островский, Парин, Петербург, Уң як Болак, Сәйдәш, Спорт, Челюскин, Чистай, Маршал Чуйков, Шаһиди, Щапов, Яхин урамнары участокларыннан, шулай ук Оренбург трактыннан, Ямашев проспектыннан, Ярминкә мәйданыннан һәм урамнарның башка участокларыннан чыгарылачак.
Кайбер урамнарда катнаш юл машиналарын һәм трактор щеткаларын кулланып сибү һәм себерү эшләре башкарылачак, дип хәбәр иттеләр Казан Башкарма комитетының Тышкы төзекләндерү комитетында.
Юл хезмәтләре казанлылардан үзләренең автомобильләрен юл читендә калдырмауларын сорый, алар махсус техника эшенә комачауларга мөмкин.