В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Ярыш нәтиҗәләре буенча 2020 елга Россиянең яшүсмерләр җыелма командасына кандидатлар сайланачак.
(Казан шәһәре KZN.RU, 15-нче ноябрь). Казанда «Ак Барс» Көрәш сарае базасында РСФСР атказанган тренеры Мәгас Сәхәбетдинов истәлегенә багышланган грек-рим көрәше буенча VI Бөтенроссия турниры уза.
Традицион ярышларга Казан келәмнәренә бөтен илдән иң көчле спортчылар җыелды - турнирда илнең 42 төбәгеннән 21 яшькә кадәрге 400-гә якын спортчы катнаша. Юниорлар 55 кг, 60 кг, 63 кг, 67 кг, 72 кг, 77 кг, 82 кг, 87 кг, 97 кг һәм 130 килограммга кадәр авырлык категорияләрендә иң көчлеләрне билгеләячәк. Ярыш нәтиҗәләре буенча 2020 елга Россиянең яшүсмерләр җыелма командасына кандидатлар каралачак.
Татарстан җыелма командасына республиканың 12 шәһәреннән һәм районыннан 30 спортчы керде. Команда Идел буе спорт академиясе, Казан олимпия резервы көллияте, шулай ук Әлмәт, Яр Чаллы, Бөгелмә, Яшел Үзән, Чистай, «Ак Барс» көрәш спорт клубы спортчыларыннан тупланган.
16-нчы ноябрьгә кадәр барачак турнирны ачу тантанасы 15-нче ноябрь 16.00 сәгатьтә башлана, дип хәбәр итә ТР Спорт министрлыгы матбугат хезмәте.