В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Үткән тәүлектә шәһәр урамнарыннан 9,6 мең тонна кар чыгарылган.
Фото: Казан шәһәре KZN.RU
(Казан шәһәре KZN.RU, 12-нче март). Бүген көндез Казанда урамнарны кардан чистартуга 400 юл эшчесе һәм 316 берәмлек махсус техника чыгачак, шул исәптән 58 катнаш юл машинасы, 64 трактор щеткасы, 90 үзбушаткыч, 51 фронталь төягеч, 28 «Барсик» минитөягече һәм башка техника.
Кар чыгару түбәндәге урам участокларыннан башкарылачак: 3 нче Дәүләки, Айдаров, Алексеев, Әмирхан, Батурин, Бауман, Бирюзовая, Болотников, Васильченко, Восстание, Гагарин, Глушко, Заря, Заслонов, Камал, Копылов, Кремль, Сул як Болак, Липатов, Магистраль, Максимов, Павлюхин, Петербург, Полушкин, Попов, Рахимов, Самара, Совет, Ташаяк, Тинчурин, Ударная, Чуйков, Мамадыш тракты территориясеннән, Ирек мәйданыннан, Ямашев проспекты һәм башка участоклардан.
Узган тәүлектә урамнардан 9,6 мең тонна кар чыгарылган. Шәһәрне җыештыруда 447 юл эшчесе һәм 631 берәмлек махсус техника җәлеп ителгән. Кышкы сезон башыннан урамнардан 864,7 мең тоннадан артык кар чыгарылган.
Юлларда тәүлеккә 167 тонна бозлавыкка каршы материаллар кулланылган, сезон башыннан – 76,3 мең тоннадан артык, дип хәбәр иттеләр Казан Башкарма комитетының тышкы төзекләндерү комитетында.