Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
05.12.2025, 09:43

40 чара һәм 500 кеше: Серов бульварында «СИБУР» экопавильонының беренче эш нәтиҗәләре

Чараларда шулай ук 15 процент сәламәтлеге чикле һәм инвалид кешеләр катнашкан

Денис Гордийко фотосы

«СИБУР» экопавильоны ачылганнан бирле Серов бульварында 40 экология, инклюзия юнәлешендәге һәм агарту чарасы уздырылган. Чараларга кызыксынып килгән шәһәр халкының саны 500 гә җитә, аларның 15 проценты – сәламәтлегендә үзенчәлекләр булган кешеләр.

СИБУР экопавильоны Республика һәм Шәһәр көнендә, Серов урамындагы бульварның икенче чиратын ачу кысаларында эшли башлады. Ул иҗтимагый киңлекнең үзәк өлешендә урнашкан. Экопавильонның фасады «Казаноргсинтез» гавами акционерлык җәмгыятенең полимер чималын кулланып «Сафпласт» компаниясе тарафыннан җитештерелгән махсус поликарбонат панельләрдән эшләнгән. Киңлек эчендә эшкәртелгән пластиктан ясалган җиһазларны күрергә була.

Павильонда лекцияләр, экология дәресләре һәм иҗтимагый очрашулар уздырыла. Шәһәрлеләр өчен китаплар һәм агарту юнәлешендә мәгълүмат язылган стендлары булган махсус почмак эшләнгән.

Әлеге киңлектә беренче дәрес 1 сентябрьдә уздырылган. «Игелекле Казан» белән бергә мәктәп өчен кирәк-ярак алмашу чарасы үткән. Шуннан бирле экопавильонда даими рәвештә төрле тематик кичәләр оештырыла.

Мисалга, хуш исләр булдыру һәм сәнгать остаханәләрен, кино күрсәтелү кичәсен, инклюзив һәм этләр темасына кагылышлы чараларын, психологлар белән очрашуларны, шулай ук СИБУР нефть химиясе компаниясеннән экодәресләрне әйтеп үтәргә була.

Программада сәламәтлеге чикле кешеләр өчен җайлаштырылган чаралар да каралган. Бу елны сукыр һәм начар күрүче катнашучылар өчен төрле остаханәләр, тифлоаңлатма ярдәмендә кино күрсәтү кичәсе, шулай ук Халыкара сукырлар көне уңаеннан актив чаралар оештырылган.

Дәресләрне төрле юнәлештәге белгечләр: профессиональ экологлар, үз һөнәрен яратучы һәвәскәрләр, яшь укытучылар, гамәли сәнгать осталары һәм яшь психологлар үткәрә. Аларга уртача 8–35 кеше килә, дип хәбәр итә Парклар һәм скверлар дирекциясе.

Алдарак 86 квадрат метр мәйданлы СИБУР экопавильонында церебраль параличлы балалар өчен велосипедлар биреп тору пункты эшли башлавы турында хәбәр ителгән иде. Анда балалар, яшүсмерләр һәм өлкәннәр өчен 7 махсус модель тәкъдим ителә.

Барлык яңалыклар