В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Бу – су үткәрү торбаларын тоташтыру эшләре белән бәйле.
(Казан шәһәре KZN.RU, 3-нче сентябрь). Иртәгә, 4-нче сентябрьдә, Казанның Киров районындагы кайбер йортларда су белән тәэмин итү хезмәтен вакытлыча туктатачаклар. Бу – су үткәрү торбаларын тоташтыру эшләре белән бәйле.
Су 4-нче сентябрьнең 9.00 сәгатеннән 5-нче сентябрьнең 6.00 сәгатенә кадәр түбәндәге адресларда бетәчәк: 2-нче Иске Аракчы ур., 15, 17, 19, 21, 23, 25, 27, 29, 41, 41а, 41б, 41в, 41д, шулай ук Алтын Балык, Бәширов, Корабельная һәм Су Анасы урамнары буенча.
«Водоканал» муниципаль унитар предприятиесе халыктан алдан су запасы җыюын сорый. Су тутырылган автоцистерналар шәһәрлеләрдән килгән гаризалар нигезендә урнаштырылачак.