В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Якындагы көннәрдә яңгырлар көтелми.
(Казан шәһәре KZN.RU, 3-нче сентябрь). Иртәгә, 4-нче сентябрьдә, Казанда җылы һава торышы сакланачак. Көндез Татарстан башкаласында +18-20 градус булачак, бүген төнлә һава температурасы 6-8 градус җылы булачак. Җил төньяк-көнчыгыштан, талгын булачак. Якындагы көннәрдә яңгырлар көтелми.
Республика буенча шулай ук алмашынучан болытлы һава торышы фаразлана, төньяк-көнчыгыштан талгын җил булачак. Төнге сәгатьләрдә Татарстан буенча һава температурасы +4-тән +9 градуска кадәр булачак. 4-нче сентябрьдә көндез термометр баганалары 15-20 градуска кадәр күтәреләчәк, дип хәбәр итә ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе.