В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Азык-төлекне 5 мәйданчыкта сатып алырга мөмкин булачак.
Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 3-нче сентябрь). 4-нче сентябрьдә Казанда махсус авыл хуҗалыгы ярминкәләре узачак. Алар 6:00 сәгатьтән 5 мәйданчыкта эшләячәк.
Авиатөзелеш районы – Дементьев урамы, 7-нче номерлы йорт янында;
Киров районы – Батыршин урамы, 20-нче номерлы йорт янында;
Яңа Савин районы – Академик Лаврентьев урамы, 10-нчы номерлы йорт янында;
Идел буе районы – Ю.Фучик урамы, 72-нче номерлы йорт янында;
Совет районы – Липатов урамы, 7.