В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Бу тәре йөреше уздыруга бәйле
Казанда 4 ноябрьдә дүрт автобус маршрутының хәрәкәт схемасы вакытлыча үзгәрәчәк. Бу көнне шәһәр үзәгендә – Благовещение соборыннан Крестовоздвижение чиркәвенә кадәр – Казан Изге Ана иконасы бәйрәме уңаеннан тәре йөреше узачак.
Шәһәрнең транспорт комитеты хәбәр иткәнчә, 7:00 сәгатьтән чара тәмамланганчы 22, 28, 28а, 89 нчы номерлы автобуслар түбәндәге схема буенча йөриячәк.
22 нче номерлы автобуслар туры юнәлештә Кремль дамбасы – Меңьеллык мәйданы – Сул як Болак урамы – Пушкин урамы – Горький урамы – Николай Ершов урамы буйлап, ә аннары маршрут буенча барачак. Кире юнәлештә автобуслар Карл Маркс урамы – Пушкин урамы – Уң як Болак урамы – Меңьеллык мәйданы – Кремль дамбасы һәм алга таба маршрут буенча барачак.
28 нче номерлы автобуслар Карл Маркс урамы – Пушкин урамы – Уң як Болак урамы – Меңьеллык мәйданы – Кремль дамбасы һәм алга таба элеккеге маршрут буенча йөриячәк.
28а номерлы автобуслар Кремль дамбасы – Меңьеллык мәйданы – Сул як Болак урамы – Пушкин урамы – Горький урамы – Николай Ершов урамы аша һәм алга таба маршрут буенча барачак.
89 нчы номерлы автобуслар туры юнәлештә Карл Маркс урамы – Пушкин урамы – Уң як Болак урамы – Меңьеллык мәйданы – Кремль дамбасы, ә аннары элеккеге схема буенча барачак. Кире юнәлештә автобуслар Кремль дамбасы – Меңьеллык мәйданы – Сул як Болак урамы – Пушкин урамы – Горький урамы – Николай Ершов урамы һәм алга таба маршрут буенча барачак.
Исегезгә төшерәбез, 4 ноябрьдә Татарстан башкаласында транспорт хәрәкәтен вакытлыча чикләячәкләр, ә бәйрәм алдыннан Миславский урамын (К.Маркс урамыннан алып Большая Красная урамына кадәр) ябачаклар. Шул ук участокта транспорт чараларын куюны чикләячәкләр.