В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Бу көнне Благовещение соборыннан алып Крестовоздвижение чиркәвенә кадәр тәре йөреше узачак.
(Казан шәһәре KZN.RU, 1-нче ноябрь). 4-нче ноябрьдә Татарстан башкаласында Благовещение соборыннан алып Крестовоздвижение чиркәвенә кадәр Казан Мәрьям Ана иконасының могҗизалы образы белән тәре йөреше узачак. Шуңа бәйле рәвештә, шәһәрнең үзәк урамнарында транспорт чаралары хәрәкәте һәм машина кую чикләнәчәк. Әлеге карар шәһәр Башкарма комитетында имзаланды.
10.00 сәгатьтән 13.00 сәгатькә кадәр Кремль урамы буенча (Чернышевский урамыннан 1 Май мәйданына кадәр), Профсоюз урамы (Чернышевский урамыннан Ташаяк урамына кадәр), 1 Май мәйданыннан (Кремль урамыннан Уң як Болак урамына кадәр), Бауман урамы (Профсоюз урамыннан Батурин урамына кадәр), Батурин урамыннан Кремль дамбасына кадәр, Батурин урамына кадәр (Кремль дамбасыннан Дзержинский урамына кадәр), Большая Красная урамы (Япеев урамыннан Батурин урамына кадәр), К.Маркс урамы (Батурин урамыннан Япеев урамына кадәр), Япеев ур., (Дзержинский урамыннан Большая Красная урамына кадәр (кирәк булганда), Миславский ур. (К.Маркс урамыннан Дзержинский урамына кадәр).
6.00 сәгатьтән 13.00 сәгатькә кадәр чикләү Миславский урамындагы машина юлы өлешенә, К. Маркс урамыннан Большая Красная урамына кадәрге участокка кагылачак.