Җирле «Моторы» Түбән Новгородның «Рэйдерс 52» командасы белән уйнаячак.
Фото: «Казан моторлары»
Быел ил беренчелегендә дүрт дивизионга бүленгән 12 команда – «Север», «Юг», «Запад» һәм «Восток» чыгыш ясый. «Моторы» уенчылары «Юнайтед» (Новороссийск) һәм «Рейдерс 52» (Түбән Новгород) командалары белән бергә «Көньяк» дивизионында уйнаячак. Беренче турда казанлылар «Юнайтед»ка 12:21 исәбе белән оттырдылар.
Түбән новгородлылардан тыш, «Моторы» төркем этабы кысаларында «Юнайтед» белән очрашачак – уен 2 нче июльдә булачак. 16 нчы июльдә «Моторы» уенчылары «Рэйдерс 52» белән уйнаячак. Даими чемпионат нәтиҗәләре буенча һәр дивизионнан иң көчле команда «Чирек финал»га чыгачак.
4 нче июньдә матч 14:00 сәгатьтә башлана. «Тулпар» стадионына керү ирекле, дип хәбәр итә Казан командасының матбугат хезмәте.
Исегезгә төшерәбез, Америка футболы буенча «Моторы» командасы ТР башкаласында 2004 елда оештырылган иде. Соңгы казанышлар арасында – «Евразия Кубогы 2021»дә җиңү.