В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Көндез максималь һава температурасы +24 градус тәшкил итәчәк.
Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 3 нче июнь). Алдагы яллар Казанда һәм Татарстанда җылы һәм яңгырлы булачак.
4 нче июнь төнендә һәм иртән Казанда алмашынучан болытлы һава, кыска вакытлы яңгыр, урыны белән яшенле яңгыр көтелә. Көньяк-көнбатыштан талгын җил исәчәк, яшен вакытында аның тизлеге секундына 15-18 метрга кадәр көчәячәк. Һаваның температурасы +15 тән +17 градуска кадәр булачак.
Көндез синоптиклар алмашынучан болытлы һава фаразлыйлар, явым-төшем көтелми. Җил төньяк-көнбатыштан уртача, һава температурасы +22-+24 градус тәшкил итәчәк.
Татарстан буенча шулай ук яңгыр, яшен көтелә, җилнең көчәйгәндә тизлеге секундына 15-20 метрга кадәр җитәчәк, төнлә +12 дән +17 градуска кадәр җылы, көндез 26 градус булачак.
5 нче июньдә Татарстанда алмашынучан болытлы һава көтелә, урыны белән кыска вакытлы яңгыр, төнлә кайбер районнарда яшенле яңгыр. Җил көнбатыштан, төньяк-көнбатыштан, төнлә урыны белән көчәйгәндә секундына 15-18 метрга кадәр җитәчәк, төнлә һава температурасы +10 +15 градуска кадәр, көндез +20 дән +25 градуска кадәр булачак, дип хәбәр итәләр ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсендә.