Кан паллиатив пациентлар өчен җыелачак.
(Казан шәһәре KZN.RU, 31-нче гыйнвар). Казанда 4 һәм 5 февральдә паллиатив пациентлар өчен кан җыю буенча хәйрия акциясе узачак. Кан алу Республика кан үзәгендә (Җиңү проспекты, 85) 7.30 сәгатьтән 13.00 сәгатькә кадәр барачак.
Донорларның яше 18 елдан артык булырга тиеш, авырлыгы 50-53 кг, дип хәбәр итә ТР сәламәтлек саклау министрлыгының Матбугат хезмәте. Үзең белән паспорт һәм СНИЛС булырга тиеш. Донорларга карата таләпләр белән Кан үзәге сайтында танышырга мөмкин.
Акцияне "Мы вместе – Без бергә" волонтерлар оешмасы ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының Республика кан үзәге белән бергә уздыра.