В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
«Минем документлар» офисларында 3-нче һәм 11-нче июнь көннәрендә эш көне 1 сәгатькә кыскара.
(Казан шәһәре KZN.RU, 29-нчы май). Киләчәк бәйрәм көннәрендә (4-нче июньдә - Ураза Бәйрәме, 12-нче июньдә - Россия көне) Казанда күп функцияле үзәкләрнең эш графигы үзгәрәчәк.
3-нче һәм 11-нче июнь көннәрендә «Минем документлар» офисларында эш көне бер сәгатькә кыскартылачак. Шулай итеп, Зареченский, Яңа Савин, Дәрвишләр, Көньяк, Идел буе күпфункцияле үзәкләре, шулай ук Идел буе бүлегенең өстәмә офисы (Кулагин ур., 1) бу көннәрдә 8.00 сәгатьтән 17.00 сәгатькә кадәр, ә Мәскәү һәм Совет күпфункцияле үзәкләре 8.00 сәгатьтән 19.00 сәгатькә кадәр эшләячәк.
4-нче июнь һәм 12-нче июнь көннәре офислар өчен ял көннәре булып санала, дип хәбәр ителә «Минем документлар» дәүләт һәм муниципаль хезмәтләрнең рәсми интернет-порталында.