В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Су бетеп тору суүткәргечтә төзекләндерү эшләре белән бәйле.
(Казан шәһәре KZN.RU, 3-нче декабрь). Иртәгә, 4 декабрьдә, Вахитов районының кайбер йортларында бер тәүлеккә су бетеп торачак. Су бетеп тору суүткәргечтә төзекләндерү эшләре белән бәйле.
4 декабрь 9.00 сәгатьтән 5 декабрь 9.00 сәгатькә кадәр түбәндәге адреслар буенча су булмаячак: Бутлеров ур. (2-36/11 корп.1 җөп санлы йортлар, 7-41а так санлы йортлар); Галактионов ур., 24, Гоголь ур., 1, 2, 3, 3а, 4, 5, 7а, Максим Горький ур., 16/7, Мөштәри, 15, 15а, 17, 19, 19/1, 19а, Пушкин ур., 8, 10, 12, 14, 16, 16/2, 18, 32а, Ульянов-Ленин ур. (16-60 җөп санлы йортлар, 19-67 так санлы йортлар), Щапов ур. (2/16-14 җөп саелы йортлар, 1-43 так санлы йортлар), Катанов тыкрыгы, Кочетов тыкрыгы, Маяковский ур., Некрасов ур., Овражная ур., Профессор тыкрыгы, Щепкин ур.
Су тутырылган автоцистерналар кабул ителгән гаризалар буенча урнаштырылачак. “Водоканал” МУП тудырган уңайсызлыклары өчен гафу үтенә.