Ут сүнү Вахитов, Яңа Савин, Идел буе һәм Совет районнарындагы йортларга кагылачак.
(Казан шәһәре KZN.RU, 3-нче апрель). Иртәгә, 4-нче апрельдә, Казанның Вахитов, Яңа Савин, Идел буе һәм Совет районнарындагы кайбер йортларда вакытлыча ут булмаячак.
8.00 сәгатьтән 17.00 сәгатькә кадәр Вахитов районында Сул як Болак ур., 46, Мәскәү ур., 53, Островский ур., 59, Петербург ур., 30, 32/13, Подгорная ур., 15, Татарстан ур., 49а (260-нчы номерлы балалар бакчасы), 51, 53, 53/13, Тинчурин ур., 15а, 17, 19, 21, 23, Хоровод ур., 1-дән 46-га кадәр йортлар урнашкан адреслар буенча ут сүндереләчәк.
8.00 сәгатьтән 17.00 сәгатькә кадәр Яңа Савин районындагы шәхси секторның торак йортларында электр утын түбәндәге адреслар буенча сүндерәчәкләр: Биләр ур., 1-дән 29-га кадәр, 2-дән 28-гә кадәр, Измайлово ур., 1-дән 29-га кадәр, 4-тән 26-га кадәр, Ключище ур., 2-дән 6-га кадәр, 3-тән 25-кә кадәр, Краснодар ур., 1-дән 29-га кадәр, 2-дән 30-га кадәр, Лениногорск ур., 1-дән 21-гә кадәр һәм 2-дән 22а-га кадәр, Полянская ур., 1-дән 23-кә кадәр, 2-дән 22-гә кадәр.
8.00 сәгатьтән 17.00 сәгатькә кадәр Идел буе районының:
Вишневка бистәсендә 2 нче Овражная, Акчарлак, Ак чәчәкләр, Һади Атласи, Большая, Васильковая, Липецк, Молодежная, Намус, Питрәч, Салмачы, Стройная, Фиалковая урамнары;
Плодопитомник бистәсендә Газ, Заһитов, Игенче, Кедр, Күлле, Липки, Листопадная, Славная, Стройная, Ромашкалар урамнары;
Салмачы бистәсендә Овражная ур.;
Кукушкино бистәсендә Загородная, Озерная, Оранжерея, Парник, Параллельно-Прогонная, Параллель Кисловодск, Поперечно-Прогонная, Проселочная, Теньковая, Ослан урамнары буенча урнашкан йортлар утсыз калачак.
9.00 сәгатьтән 18.00 сәгатькә кадәр Совет районының:
Әки бистәсендә Волков, Набережная, Овражная, Светлая, Транспорт, Трансформатор, Утренняя урамнарында;
Киндери бистәсендә Азатлык, Азин, Медовая урамнарында;
шул ук вакытта Яңа Азино урамындагы 14, 43, 45, 47 номерлы йортларда ут булмаячак.
Ут бетеп тору электр тапшыру линияләрен (ЛЭП), трансформатор кече станцияләренең электротехник җиһазларын планлы ремонтлау һәм Казан электр челтәрләренең тарату челтәрләренә техник хезмәт күрсәтү белән бәйле, дип хәбәр итә “Сетевая компания” ачык акционерлык җәмгыяте матбугат хезмәте.