Су тутырылган автоцистерналар кабул ителгән гаризалар нигезендә урнаштырылачак.
(Казан шәһәре KZN.RU, 3-нче апрель). 4 апрельдә Казанның Совет районында су бетеп торачак. Бу суүткәрү челтәрләрендә бик-көйләүче арматура алмаштыру эшләре белән бәйле.
4 апрель 9.00 сәгатьтән 5 апрель 9.00 сәгатькә кадәр су түбәндәге адреслар буенча булмаячак: Главная ур., 45/14, 47, 48, 49, 51/29, Каштан ур., 8а, 10а, 14/45, 18 (пар казаны бинасы), Мир ур., 29/51, 29а, 30а, 33, 37, Халезов ур., 18а.
Моннан кала, Главная, Липатов, Мир, Парк, Правда, Халезов урамнарында су басымын киметү планлаштырыла.
Су тутырылган автоцистерналар кабул ителгән гаризалар нигезендә урнаштырылачак, дип хәбәр итә “Водоканал” МУП матбугат хезмәте.