В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
15-нче июльдән ул 2 мең километрдан артык юл үткән.
Фото: Марат Мугинов
(Казан шәһәре KZN.RU, 27-нче июль). Казанда 3-нче номерлы троллейбус маршруты буенча ике атна чамасы, «Елга порты» тукталышыннан алып Академик Глушко урамына кадәр, электробус йөри. Бу вакыт эчендә 2057 км узган инновацион экологик транспорт белән 4904 пассажир файдаланды, дип хәбәр итә «Метроэлектротранс» муниципаль унитар предприятиесенең матбугат хезмәте.
Маршрутка беренче тапкыр электробус Казанда 15-нче июльдә чыкты,ә беренче пассажирларның берсе шәһәр Мэры Илсур Метшин булды.
Электробус «КАМАЗ» гавами акционерлык җәмгыяте тарафыннан эшләнгән. Заманча инновацион транспорт 80 пассажирга исәпләнгән, шул исәптән 35 утыру урыны каралган. Тулысынча корылган аккумуляторларда йөрү запасы 50 км, максималь тизлеге 75 км/сәг тәшкил итә. Электробус тавышсыз, ул тулысынча цифрлы прибор панеле, климат-контроль һәм видеокүзәтү системасы белән җиһазландырылган, анда ике катлы пыяла пакет урнаштырылган.
Исегезгә төшерәбез, «Елга порты» тукталышында электробуслар өчен тиз корылмалы станция җиһазландырдылар. Ул 10-15 минут эчендә электробусны 70%-ка кадәр корырга мөмкинлек бирә. Тулы зарядка (аның өчен 24 минут таләп ителә) 2-нче номерлы троллейбус депосы территориясендә төнлә гамәлгә ашырыла.