Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
26.09.2025, 11:47

4,2 мең чакрым юл һәм 52 көн: казанлылар Ефәк юлы буйлап Истанбулга велосипедта барып җиткән

Татарстан башкаласы сәяхәтчесе Александр Локалов KZN.RU хәбәрчесенә берничә ил аша үтелгән мавыктыргыч сәяхәт турында сөйләде

Иртәгә, ягъни 27 сентябрь көнне Казанда велосезонны тәмамлау уңаеннан «Төнге велофест» чарасы уздырыла. Әлеге спорт төрен яратучы шәһәр халкы башкала урамнары буйлап 18 чакрым юл узачак. Казан велосәяхәтчеләре Александр Локалов һәм Валерий Сморчков өчен бу елгы сезон гаять әһәмиятле вакыйга белән истә калачак: 52 көн эчендә велосипедта Бөек Ефәк юлы буйлап – Татарстан башкаласыннан Истанбулга кадәр 4,2 мең чакрым юл үтә алар. Йөзгә якын шәһәрдә булып, мәңгегә истә калырлык вакыйгалар шаһиты булган сәяхәтчеләр Әстерхан чүлендә таң каршылый, кыргый диңгез пляжлары белән таныша, Казбек тавында төн куналар. Юлда барганда хәтергә уелып калган хатирәләр егетләрне эчке яктан бик нык үзгәртә, алар өчен әлеге сәяхәт үз-үзеңне җиңү адымы булып тора. Казанның балалар һәм яшьләр эшләре комитетының яшьләр сәясәте һәм социаль программалар учреждениеләре бүлеге башлыгы Александр Локалов KZN.RU хәбәрчесенә әлеге кызыклы сәяхәт турында сөйләгән.

«Сәяхәткә кузгалырга ике атна кала минем әле ике тәгәрмәчле дустым да, чит ил паспортым да юк иде»

Велосипедта сәяхәт итү теләге ничек барлыкка килде? Бу сезнең хыял идеме, әллә башта очраклы рәвештә туган уймы?

Армиядә хезмәт иткәндә мин Россия буйлап велосипедта сәяхәт итү турында хыяллана башладым. Бу минем беренче шундый зур теләгем иде. Тумышым белән мин Владимир егете, студент елларым Казанда узды. Башта спорт менеджерына, аннары Идел буе дәүләт физик культура, спорт һәм туризм университетында спорт психологына укыдым. Төпле эшем тә, торак урыным да булмаганлыктан, мин ирекле кеше идем.

Армия сафларыннан әйләнеп кайтканнан соң укытучым, Идел буе университетының Сервис һәм туризм кафедрасы доценты Валерий Юрьевич Сморчков белән очраштым. Мин аның велотуризм буенча зур тәҗрибәсе барлыгын белә идем, шуңа күрә Истанбулга бергәләп барырга тәкъдим иттем. Башта без төгәл генә кайларда тукталасын белми идек әле. Соңгы ноктаны – Истанбулны гына билгеләдек. Картаны карый башлагач, сәяхәтебез шактый кызыклы буласын аңладык – һич икеләнмичә Бөек Ефәк юлын сайладык.

Сезнең моңа кадәр велосәяхәтләр буенча бераз гына булса да тәҗрибәгез бар идеме соң?

Моңа кадәр велосипедта әллә ни йөргәнем булмады, мин күбрәк йөгерә идем. Ышанасызмы, сәяхәткә кузгалырга ике атна кала минем әле ике тәгәрмәчле дустым да, чит ил паспортым да юк иде Мин тиз арада кулай бәядән алюминийдан эшләнгән велосипед эзләп таптым, аны оста куллы белгеч озак сәяхәттә йөрерлек итеп көйләп бирде. Ә чит ил паспортын алу – анысы үзе бер тарих. Документны ясатканда ничә тапкыр кире бордылар, әле тегесе, әле монысы чыгып торды, тик ничек кенә булмасын, мин паспортны барыбер ясата алдым.

Сәяхәткә кузгалыр алдыннан бәлки кире уйларгадыр дигән фикерләр тумадымы?

Чынлап әйткәндә, 31 майга кадәр массакүләм мәгълүмат чараларында безнең хакта мәкалә басылып чыкканчы, сәяхәткә барудан баш тартырга кирәк дигән каршылыклы уйлар белән яшәдем. «Син, чынлап та, барасыңмы?» дип, гел үз-үземә сорау бирә идем. Сәяхәттән кайтканнан соң минем фикерләрем үзгәрде. Тормышка ашмаслык хыял булып тоелган әлеге маҗараның теләгең көчле булганда үзеңне эчке яктан камилләштерә торган бик тә кирәкле бер сәяхәт икәнен аңладым мин.

Сәяхәт вакытында барысын ташлап, кире кайтып китәсе килгән мизгелләр булдымы? Алга таба барырга сезгә нәрсә ярдәм итте?

Көн саен, ярты юлны үткәнче барысын да ташлап кире борылырга дигән уйлар иде башта. Юлга кузгалгач та физик хәрәкәт көчле булуын аңлыйсыз. Бу эмоциональ яктан җитди кыенлыклар тудырды. Чын мәгънәсендә арый идем. «Ә миңа бу нәрсәгә кирәк инде?» дип үз-үземә сорау биргән вакытлар да булмады түгел. Кич җиткәч сәяхәт барышында көн дәвамында төшергән видеоязмаларны карадым. Алар миңа үтелгән юлның ни дәрәҗәдә истәлекле, кадерле булуын аңлатып, алга барырга рухи көч бирде.

Арып хәлдән тайган чакларда тәмле ашау, ял итү, игътибарны читкә юнәлтү кебек гади генә эшләр дә безгә бик булышты. Спортчылар куллана торган «җиргә якынайту» техникасы аеруча ярдәм итте. Аның асылы болайрак: син әйләнә-тирәңдә биш әйберне табып күрергә, дүрт төрле аваз ишетергә, өч төрле исне сизәргә һәм ике предметны тотып карарга тиеш. Бу бик тиз тынычландыра торган күнекмә. Әлеге техниканы кулланып, мин бик нык арган мәлдә дә һәр мизгелдән тәм табарга өйрәндем.

Вирус эләктереп авыру очрагы безнең өчен иң зур сынау булды. Ике көн бизгәк өянәге белән азапландык. Көненә 3-4 мең килокалория югалта идек. Берзаман организм шул дәрәҗәдә эштән чыкты ки, без хәтта ашый алмый башладык, бик нык ябыктык. Шул вакытта мин Юрьевичка юлны башка дәвам итә алмаячагым хакында әйттем.

Ничек кенә булмасын, сез барыбер сәяхәтне дәвам иткәнсез?

Иртән бик җитди сөйләшү булды. Ул чакта без чикне кисеп чыгарга һәм юлдагы иң катлаулы участокларның берсе – Югары Ларс (редакция искәрмәсе – Төньяк Осетия Республикасындагы авыл) авылына барып җитәргә тиеш идек. Барлык кыенлыклар хакында фикер алыштык һәм, мантыйк буенча, сәяхәтне әлеге ноктада тәмамлыйбыз дигән карар кабул иттек. Ләкин ихтыяр көче бездән өстенрәк булып чыкты. Без үзебезне сынап карарга булдык. Геройларча кыланмадык, акрын гына үз юлыбызны дәвам иттек.

«Без төрле урыннарда кешеләрнең ничек яшәвен өйрәнеп, йөзләгән шәһәрләрне уздык»

Гомумән алганда, сез велосипедта күпме ара уздыгыз?

Сәяхәтебез 52 көн дәвам итте: Россия, Грузия һәм Төркия буйлап 4242 чакрым юл үттек. Юрьич маршрут өчен җаваплы булса, мин исә юлда хәрәкәт итүче һәм вакыйгаларны күзәтүче идем. Аның артыннан ияреп бару белән бергә, үз тойгыларым белән үзем идарә итә башладым. Әлеге сәяхәткә карашларыбыз төрле иде безнең: шундый озын юл үткән вакытта мин үз күзем белән күргәннәрдән канәгатьлек хисләре кичерергә өйрәндем. Юрьич мине төпле фикерләре белән таң калдырды. Ничектер бервакыт ул миңа «җил матур» диде, мин аның нәрсәне күздә тотканын һич аңлый алмадым.

Сез кайларда тукталдыгыз? Озын сәяхәттән соң нинди хисләр туды?

Тукталышлар өчен билгеләнгән аерым урыннар юк иде. Владикавказ янында тукталыш ясаганга без Грузиядә озак тормадык. Безгә юлны кисәргә туры килде. Аның каравы, без Төркиядә озаклап сәяхәт иттек. Якынча җиде төбәктә булдык без. Төрле урыннарда кешеләрнең ничек яшәвен өйрәнеп, йөзләгән шәһәрләрне уздык дип саныйм мин.

Сәфәребез шәһәрләрдән бигрәк, анда яшәүче кешеләр турында дияр идем мин. Картадагы нокталарның шунда яшәүче халык тормышыннан башка бер кызыгы да була алмый. Юлда барганда Саратовтагы борынгы Укек шәһәренә тукталдык. Монда кайчандыр татар-монголлар яшәгән. Биредә безне җирле археологлар бик җылы каршы алды. Алар үз лагерьларын күрсәтеп, археологик табылдыклар хакында сөйләделәр.

Безне шулай ук Тольятти шәһәре зурлап каршылады. Монда башка шәһәргә бару өчен паромга соңга калдык. Ләкин җирле балыкчылар ярдәмнәреннән ташламадылар. Алар безне машинада кайнар мунча ягып көтеп торучы дустыбыз янына илттеләр. Мин бик тә чабынырга яратам. Шуңа күрә дә без Грузиядә Пушкин һәм Дюма әсәрләрендә искә алынган Тифлисның күкерт мунчалары яныннан тыныч кына үтеп китә алмадык.

Сез чикне ничек кисеп чыктыгыз? Таможня хезмәткәрләре сезгә гаҗәпләндеме?

Без кайда гына булсак та, безгә барысы да аптырап карый иде. Алар мондый сәяхәтне берничек тә аңлый алмадылар. Чик сакчылары, гомумән, бездән берни сорамады, безне акылга җиңел адәмнәр дип санадылар, ахрысы (көлә).

Истанбулга килгәч, сез нинди хисләр кичердегез? Килгәннән соң нишләдегез?

Истанбулга килеп җиттек, ә анда ыгы-зыгы: туристлар, машиналар, барысы да каядыр ашыга. Мин, ничек кенә теләсәм дә, соңгы ноктага килеп җитү шатлыгын йөрәгем аша үткәрә алмадым.

Истанбулда без бер көн булдык. Төп бурычыбыз велокоробкалар юнәтү иде, шуңа күрә без башта бөтен дөньяга мәшһүр Гранд-базарда булдык. Кирәкле әйберне табып, велосипедларыбызны коробкага сүтеп урнаштырганнан соң, Истанбулдагы истәлекле урыннар белән таныштык, мәчеләр белән тулган урамнар буйлап сәяхәи ттек һәм кунакханәгә ял итәргә кайттык.

Икенче көнне без туган ягыбызга самолетта очарга тиеш идек. Билетка акчам калмады. Мин һәрчак әлеге сәфәр минем өчен бары тик бер якка гына дип әйтә килдем. Юрьич хәлне аңлап, акча җыярга тотынды. Әлеге игелекле гамәл ярдәмендә без тиенен тиенгә ялгап өйгә кайтырга билетлар сатып ала алдык.

«Уңай шартлар – акча, тәҗрибә яки затлы экипировкалар булганын көтмәгез. Эшне менә хәзер үк башлагыз»

Велосәяхәттән соң үзегездә нинди үзгәрешләр сиздегез?

Бу титаник хезмәт дияр идем мин. Физик яктан да авыр, психологик яктан тагын да катлаулы эш эшләнде. Үз-үзеңне тулысынча үзгәртергә мөмкинлек бирә торган адым ясалды дип саныйм мин. Монда син ялгыз каласың, моңа кадәр таныш булмаган шартларда үз-үзең белән көрәшәсең.

Сәяхәттән соң мин үземне ничек бар шулай кабул итәргә өйрәндем. Элек үземне сангвиник дип санасам, юлдан соң холерик булуым ачыкланды.

Бер айга сузылган сәяхәт вакытында безнең интернет челтәрендә кыска вертикаль видеолар карау, социаль медиалар күзәтү мөмкинлегебез булмады. Һәм менә мин шул вакытта алардан башка тормышның ни дәрәҗәдә яхшы булуын аңладым. Бүгенге карап фикерләү сәләте һәм социаль челтәрләрнең йогынтысы тормыш турында ялган күзаллау тудыра, ул безне башкалар белән чагыштырырга мәҗбүр итә. Кешеләр тиз арада ирешә торган уңышларга омтылып, эшләнә торган эшләренең кыйммәтен онытып, максатка бару юлын югалтты. Үз-үзеңне һәм үз теләкләреңне аңлар өчен, озын юл үтәргә һәм үз өстеңдә бик күп эшләргә кирәк.

Сәяхәттә актив эшли торган вакытларым ачыкланды: иртән сәгать 10:00 дән 12:00 гә кадәр һәм кичен 16:00–19:00 вакыт аралыгында мин бик яхшы эшлим икән. Калган вакытта ял итү яхшырак, югыйсә бернинди мәгънә дә булмаячак.

Сәфәрдән соң күңелегездә истәлекләрдән башка тагы ниләр калды?

Сәяхәт вакытында соңрак әлеге сәфәр турында китап язармын дип диктофонга бик күп язмалар тупладым. Көндәлек язу һәм һәр көнгә видеонәтиҗәләр ясап бару теләге дә көчле иде, ләкин бу мин уйлаганнан катлаулырак булып чыкты. Иҗат өчен вакыт бик күп шикелле тоелса да, юлдагы актив хәрәкәт аркасында мондый эшләр онытылды.

Аның каравы, Telegram-каналым үзенчәлекле булып чыкты. Башта классик блог ясарга уйлаган идем, смартфонның зарядкасы даими беткәнгә, мин моны эшли алмадым. Һәм мин һәр көннең һәм кәефемнең ниндидер бер үзенчәлекле якларын күрсәтергә тырыштым – фикер килүгә үк аны яздырдым, халәтемә туры килә торган музыка сайладым. Хис-тойгыларымны башкаларга анык итеп җиткерү өчен кыска видеоларны үзем монтажладым. Иртән ниндидер бер көй көйләп уяна идем һәм шуңа туры килердәй материал сайладым.

Смартфонның техник мөмкинлекләре чикле булганлыктан ниятләгән бөтен эшне дә җиренә җиткереп булмады: кайбер мизгелләрне видеога унар тапкыр төшерергә туры килде. Ә бу исә синең йөрәктәге ялкынны сүндерә. Шулай да үземдә көч табып, башлаган эшне ахырына җиткерергә тырыштым.

Telegram-каналдан тыш, без документаль фильм эшләргә уйлыйбыз. Фильм өчен кулында һәрчак диярлек камера тотып сәяхәт иткән Юрьич җаваплы. Юлда барганда шактый гына мәгълүматка зыян килсә дә, без фильм өчен бик күп материал туплый алдык. Ул безнең эчке хис-кичерешләрне һәм рухи үсешебезне күрсәтә торган картина булачак.

Сез башкаларга мондый сәяхәтне киңәш итәр идегезме? Велосипедта диюем

Мин, гомумән, һәр кешенең велосипедта сәяхәт иткәндә татый торган чиксез ирек тойгысын кичерә алуын теләр идем. Билгеле бер маршрут буенча оча торган самолеттан аермалы буларак, велосипедта үз юлыңны үзең сайлыйсың. Телисең икән – туктап фотога төшәсең, бераз юл узгач тирә-яктагы матурлык белән хозурлану өчен тагы туктыйсың. Без Әстерхан чүлендә таң каршыладык, туристлар аяк басмаган җирләрдә диңгез белән хозурландык, хәтта Казбек итәгендә төн кундык. Бу, чыннан да, һәркем сынап карарга тиешле искиткеч тәҗрибә.

Иң төп сорау игътибарсыз калды. Сәяхәтегезнең максаты нәрсәдә иде?

Безгә бер генә адым ясап та, актив булырга мөмкин икәнлеген күрсәтү мөһим иде. Бәлки ул бик катлаулы эш булыр. Ләкин аның сезнең өчен бик мөһим булуы кирәк. Уңай шартлар – акча, тәҗрибә яки затлы экипировкалар булганын көтмәгез. Эшне менә хәзер үк башлагыз.

Еш кына эзләгән әйберебез янәшәдә була, ләкин тышкы максатларга омтылып, без аны сизмибез. Бәхет безгә күктән төшмәячәк, күп көч түккәннәр генә бәхеткә лаек!

Барлык яңалыклар