Цифрлы дубликат планлаштыруда да, агымдагы хуҗалык эшчәнлегендә дә карарлар кабул итәргә ярдәм итә
Фото: Денис Гордийко
Казан Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Радик Шәфигуллин (әлеге эш аның кураторлыгы астында алып барыла) 2019 елдан ТР башкаласында шәһәрнең цифрлы моделе – комплекслы муниципаль геомәгълүмат системасы булдырылуын искәртте. Хәзер анда тупланган мәгълүмат күләме шәһәрнең 3D-моделен булдыру өчен киләсе этапка күчү мөмкинлеге бирә. Бу Казанның биналары, инфраструктура объектлары һәм инженерлык коммуникацияләре белән төгәл күчермәсе.
3D-модельнең нинди булуы һәм эштәге файдасы турында Мәскәүнең HelgiLab компаниясе вәкиле Сергей Геворков сөйләде, ул әлеге юнәлеш буенча Мәскәү, Санкт-Петербург, Көньяк-Сахалинск, Калуга администрацияләре белән хезмәттәшлек итә. Мисал өчен «Арт Сити» торак комплексының 3D-моделе булдырылган. Моның өчен һавадан, спутниктан һәм җирдән төшерелгән фотолар кулланыла, картографик мәгълүматлар һәм төрле объектлар турында мәгълүматлар берләштерелә. Нәтиҗәдә, чын территориянең төгәл күчермәсе барлыкка килгән.
Өстәмә рәвештә комплекслы муниципаль геомәгълүмат системасыннан мәгълүмат йөкләнә, аңа җир участоклары, территориаль һәм функциональ зоналаштыру, аеруча саклана торган зоналар һ.б. буенча мәгълүмат кертелә. «Шуның нигезендә без график мәгълүмат кына түгел, ә семантик мәгълүматны да ала алабыз. Болар барысы да реаль вакыт режимында», – дип җиткерде Сергей Геворков.
Нәтиҗәдә, оператив рәвештә бөтенләй башка мәгълүмат алырга була: асфальт япма мәйданнан алып конкрет ишегалдындагы уен мәйданчыгының торышына кадәр. Модель яңа объектның билгеле бер территориядә урнашуын, инде булган һәм төзелешкә планлаштырылган биналар белән янәшә урнашуын бәяләргә мөмкинлек бирә. Теге яки бу эш өчен кирәкле финанс чыгымнарын исәпләргә мөмкин: фасадны ремонтлау, юл япмасын алыштыру һ.б. Шулай итеп 3D-модель идарә итү карарларын кабул итәргә ярдәм итә, шул исәптән шәһәр төзелешендә һәм территорияне үстерүне планлаштыруда.
Мәскәү үрнәге буенча, глобаль рәвештә әлеге ЗД-модельләрне ярты елга бер тапкыр яңартырга, ә кирәк булганда ниндидер билгеле бер территориягә локаль яңартулар ясарга мөмкин. Бу мөһим шәһәр һәм республика программаларын гамәлгә ашыруны контрольдә тотарга мөмкинлек бирәчәк.
Киңәшмә нәтиҗәләре буенча Илсур Метшин беренче нәтиҗәләрне 2024 елның июнь аена тәкъдим итү, ә проектны киләсе ел ахырына кадәр эшләп бетерү бурычын куйды.
Очрашуда Казан җитәкчесенең беренче урынбасары Денис Калинкин, вице-мэр Евгения Лодвигова, ТР башкаласы Башкарма комитеты җитәкчесе Рөстәм Гафаров, шәһәр Башкарма комитеты Аппараты җитәкчесе Булат Алеев, шәһәр районнары администрацияләре башлыклары һәм башкалар катнашты.