В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Юл хезмәтләре казанлылардан машиналарын юл кырыйларында калдырмауларын сорый.
Фото: Марат Мөгыйнов
Кар Адоратский, Әмирхан, Арбузов, Бауман, Большая Красная, Волков, Восстание, Гаврилов, Кол Гали, Глушко, Таҗи Гыйззәт, Горький, Гудованцев, Даурия, Декабристлар, Дементьев, Дзержинский, Әмирхан Еники, Ершов, Касаткин, Кирпичников, Копылов, Короленко, Кремль, Гадел Кутуй, Латыйпов, Лобачевский, Мусин, Овражная, Островский, Пушкин, Театр, Тихомирнов, Ульянов-Ленин, Федосеев, Фучик, Сибгат Хәким, Клара Цеткин, Чуйков, Щапов урамнарыннан, шулай ук Оренбург трактыннан, Щербаков тыкрыгыннан һәм башка урам участокларыннан чыгарылачак.
Кайбер урамнарда катнаш юл машиналары һәм трактор щеткаларын кулланып ком-тоз кушылмасы сибү һәм себерү эшләре башкарылачак, дип хәбәр иттеләр Казан Башкарма комитетының Тышкы төзекләндерү комитетында.
Юл хезмәтләре казанлылардан машиналарын юл кырыйларында калдырмауларын сорый, чөнки алар махсус техника эшенә комачауларга мөмкин.