В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Профилактик рейдлар барышында 17 контроль ноктада күчмә составның 594 берәмлеге тикшерелде.
Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 23-нче март). Казан җәмәгать транспортында битлексез 395 пассажир ачыкланган. Профилактик рейдлар 22-нче март көнне автобусларда, трамвайларда, троллейбусларда һәм метро станцияләрендә узды.
Барлыгы 17 контроль ноктада күчмә составның 594 берәмлеге тикшерелде. Кисәтү ясаганнан соң, шәхси саклану чараларыннан башка булган барлык пассажирлар да битлек кигән.
Тикшерүне транспорт комитеты хезмәткәрләре, «Пассажирлар ташуны оештыручы» муниципаль казна учреждениесенең контроль-ревизорлык хезмәтләре, һәм транспорт предприятиеләре, шулай ук кондукторлар уздырды.
Профилактик рейдлар дәвам итә, дип хәбәр ителә шәһәрнең транспорт сайтында.