Узган тәүлектә Татарстанда 91 кеше коронавирус йоктырган.
Фото: Казан шәһәре KZN.RU
Авыручылар арасында 2 балигъ булмаган бала, 18 яшьтән 30 яшькә кадәрге 7 кеше, 31 кеше – 30 дан 50 яшькә кадәр, 16 кеше – 50 яшьтән 60 яшькә кадәр, 21 кеше – 60 яшьтән 70 яшькә кадәр, 10 кеше – 70 тән 80 яшькә кадәр, 4 кеше – 80 яшьтән 90 яшькә кадәр.
39 кеше – Казанда, 18 кеше – Чаллыда, 6 кеше – Кайбыч районында, 4 кеше – Аксубай, Актаныш, Кукмара районнарында, 3 кеше – Зеленодольск һәм Чистай районнарында, 2 кеше – Буа районында, берәр кеше – Әлки, Апас, Арча, Чүпрәле, Лаеш, Түбән Кама, Питрәч һәм Тукай районнарында яши.
Барлыгы 16-нчы декабрьгә Татарстанда 11 мең 784 COVID-19 белән авыру очрагы теркәлгән. Пандемиянең бөтен чорында 10 мең 340 кеше сәламәтләнде, шул исәптән 89 кеше – узган тәүлектә, дип хәбәр итә ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте.
Федераль оператив штаб мәгълүматы буенча, Россиядә тәүлегенә 26 мең 509 яңа авыру очрагы теркәлгән. Барлыгы илдә 2 млн 734 мең 454 кеше авырган, 2 млн 176 мең 100 кеше сәламәтләнгән, 48 мең 564 кеше үлгән.