В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Зыян күрүченең кәрәзле телефонына билгесез кеше шалтырата һәм үзен банк хезмәткәре дип таныштыра.
Фото: Денис Гордийко
Зыян күрүченең кәрәзле телефонына билгесез кеше шалтырата һәм үзен банк хезмәткәре дип таныштыра. Ул хатын-кызга финанс учреждениесендә аларның хезмәткәре тарафыннан мошенник гамәлләре кылыну аркасында тикшерү үткәрелә, дип сөйли. Шуннан соң аферист мессенджер аша шалтырата һәм зыян күрүчегә мобиль банк кушымтасыннан файдаланырга һәм банкка мөрәҗәгать итәргә ярамавын хәбәр итә. Моннан тыш, ул аңа барлык акчаларны да махсус «куркынычсыз счет»ларга күчерергә кирәк, дип әйтә. Бераздан аның белән тагын берничә җинаятьче элемтәгә керә, алар үзләрен көч структуралары хезмәткәрләре дип таныштыра һәм хатын-кызны банкның ялган хезмәткәренең барлык күрсәтмәләрен үтәргә ышандыра. Билгесез кешеләргә ышанып, хатын 250 мең сум күчергән. Берникадәр вакыттан соң аферист яңадан шалтырата һәм башка банклардагы акчалар турында сораштыра башлый. Бу вакытта зыян күрүче мошенниклар корбаны булуын аңлый.
«Вишневский» полиция бүлегендә РФ Җинаять кодексының 159 нчы маддәсенең 3 нче бүлегендә каралган җинаять билгеләре буенча җинаять эше кузгатылды, дип хәбәр итә Россия Эчке эшләр министрлыгының Казан буенча идарәсе матбугат хезмәте.
Мошенниклык очраклары ешаюга бәйле рәвештә, Россия Эчке эшләр министрлыгы халыкны игътибарлы булырга чакыра. Телефоныгызга шалтыратып туганнарыгыз турында мәгълүмат җиткерүче билгесез затларга ышанырга ашыкмагыз. Шулай ук банк картасыннан акча урлау очракларын булдырмас өчен, счетның торышы турында хәбәр итә алган бердәнбер оешма – ул аңа хезмәт күрсәтүче банк икәнен истә тотарга кирәк. Әгәр карта белән ниндидер операцияләр үткәрелә дигән шик булса, әгәр аны блокировкалау турында СМС-хәбәр килсә, кичекмәстән банкка мөрәҗәгать итәргә кирәк. Банкның клиент хезмәте телефоны, гадәттә, картаның икенче ягында күрсәтелә. СМС-хәбәрдә күрсәтелгән номерларга шалтыратып, хәбәр юлларга кирәкми, моның өчен өстәмә түләү алынырга мөмкин.