В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Катнаш юл машиналары, трактор щеткалары һәм башка техника кулланыла.
Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU 28-нче ноябрь). Бүген көндез Казанда урамнарны кардан чистартыр өчен 382 юл эшчесе һәм 159 берәмлек махсус техника, шул исәптән 57 катнаш юл машинасы, 55 трактор щеткасы, 6 үзбушаткыч, 21 фронталь төягеч, 12 «Барсик» минитөягече һәм башка техника чыкты.
Кар Әмәт, Беломорск, Журналистлар, Зорге, Ипподром, Качалов, Кирпичников, Мәүлетов, Моисеев, Назарбаев, Павлюхин, Фучик урамнары, Җиңү проспекты һәм башка участоклардан чыгарылачак.
Исегезгә төшерәбез, Казанда кар чистарту мәсьәләләре буенча кайнар линия телефоннары эшли. KZN.RU порталында бастырылган район администрацияләре телефоннары буенча да, «Ачык Казан» сервисы аша да мөрәҗәгать итәргә мөмкин. Рөхсәтсез кар ташлау фактлары турында ТР Экология министрлыгына хәбәр итәргә мөмкин.