Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 12-нче гыйнвар). Казанның җәмәгать транспортында битлек режимын бозучы 380 кеше ачыкланган. Профилактик рейдлар алдагы көнне булып узды, 673 берәмлек транспорт чарасы тикшерелде. Тикшерү шәһәрнең 13 тукталышында үтте.
380 пассажирның күпчелек өлеше - 367 кеше - битлекләрен кисәтү ясаганнан соң кигән. Шәхси саклану чаралары булмау сәбәпле, 13 пассажир транспорт чарасыннан төшеп калган. Чагыштыру өчен, бер ай элек, 11-нче декабрьдә, шәһәрнең җәмәгать транспортында кагыйдә бозучы 419 пассажир ачыкланган иде.
Тикшерүне Казан транспорт комитеты, «Пассажирлар йөртүне оештыручы» муниципаль казна учреждениесенең контроль-ревизорлык хезмәте, транспорт предприятиеләренең контроль-ревизия хезмәте хезмәткәрләре үткәрде.
Профилактик рейдларны үткәрү дәвам итә, дип хәбәр ителә шәһәрнең транспорт сайтында.